19 май-Татарстан матбугаты көне
Шул уңаеннан район хакимиятеннән котлау алдык: Хөрмәтле район газетасы хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр, һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезнең һөнәр җәмгыятьтә элек тә, хәзер дә иң кирәклеләрдән санала, шуңа да сезгә бик зур җаваплылык йөкләнгән. Бу сездән зур хезмәт, объективлык, иҗади энергия таләп итә. Журналистлар һәрвакыт райондагы вакыйгалар үзәгендә кайныйлар һәм һәр яңалыкны оператив рәвештә газета укучыларга җиткереп баралар.